news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татарча атамаларда хаталарны табу буенча конкурс уза

Фотоматериаллар белән хәбәрләр «Халык контроле» системасында 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстанда 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге элмә һәм мәгълүмат такталарындагы хаталарны ачыклау буенча конкурс уза.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурста ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән республика халкы катнаша ала.

Хаталары булган элмә такталар (мәгълүмат табличкасы, топографик билгеләмәләр, юл күрсәткече яки торак йортларның аншлагы) белән хәбәрләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына җибәрергә кирәк. Моны мобиль кушымта яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы махсус бүлек ярдәмендә башкарырга мөмкин. Фотода элмә тактаның кайсы оешмага караганлыгы ачык күренергә тиеш. Моннан тыш, ул урнаштырылган адресны да күрсәтергә кирәк.

Хатаны, тиешле фотоматериаллар куеп, язмача да хәбәр итәргә була. Мөрәҗәгатьне ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 адресына китерергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар иң күп фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгеләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурс ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил — «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100