Кырым мөселманнары Евпаториядә зират урынында шугалак ясауга каршылык белдерә

1990 елларда Кырым татарлары бу җирдә истәлек билгесе куйган, әмма Украина чорында участокка рәсми саклана торган объект статусы бирүгә ирешә алмаганнар.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Евпатория мөселманнары борынгы мөселман зираты урынында шугалак ясауга каршы чыга. Спорт объекты өчен башка җир кишәрлеге сайлый алалар. Бу турыда республикадан Россия Дәүләт Думасына депутаты Руслан Бальбек сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Миңа биредә бабалары җирләнгән дистәләгән кеше бу мәсхәрәләүгә юл куймауны сорап мөрәҗәгать итте. Евпатория хакимияте вәкилләре белән шугалак өчен башка урын сайлаячаклары турында килештек. Мин Кырым башлыгы Сергей Аксеновка республика хакимиятенең булачак объектка коммуникация үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итәчәкмен. Администрация канализация-насос станциясен башка урынга урнаштырырга вәгъдә итте», — диде депутат.

«Биредә яшәүчеләрне сүзләренчә, 6 гектар мәйданда депортациягә кадәр Кырым татарларын җирләгәннәр, соңгы тапкыр — 1944 елда. СССР чорында кабер өстендәге плитәләрне алганнар, җирне тигезләгәннәр. Аннары җир кишәрлегенең бер кырыенда балык заводы, зиратның бер өлешендә заправка һәм амбулатория төзеп куйганнар.1990 елларда Кырым татарлары истәлек билгесе куйган, әмма Украина чорында участокка рәсми саклана торган объект статусы бирүгә ирешә алмаганнар», диелгән хәбәрдә.

Бальбек сүзләренчә, Кырымда буш участоклар аз калган, әмма бу кеше сөякләре өстендә төзелеш алып барырга мөмкин дигәнне аңлатмый.