news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиядә апрель аенда сәяхәтләр өчен популяр булган шәһәрләр унлыгына керде

Рейтинг өчлегендә Алушта, Санкт-Петербург һәм Анапа шәһәрләре бар.

Казан Россиядә апрель аенда сәяхәтләр өчен популяр булган шәһәрләр унлыгына керде
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия халкы киләсе айда ял итәргә ниятләгән шәһәрләр рейтингында Казан алтынчы урынны алды. Бу хакта tvil.ru торак броньлау сервисы тикшеренү мәгълүматларыннан күренә.

Татарстан башкаласы Алушта, Санкт-Петербург, Анапа, Кисловодск һәм Гагры шәһәрләрен узды. Алардан тыш, унлыкка Калининград, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Красноярск керә.

Туристлар еш кына шәһәр кунакханәләрендә туктала – андыйлар 54,12 процент, тагын 36,28 проценты фатирларны броньлауга өстенлек бирә һәм бары тик 8,69 проценты йортларны сайлый.

Сервис мәгълүматлары буенча, россиялеләр Казанда кунакханәләрне броньлый торган уртача вакыт 3,3 төн тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot