news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәйге каникулларда укучыларга Россия поездлары билетына ташлама ясалачак

Плацкарт һәм гомуми вагоннарга, шулай ук утырырга урын булган вагоннарга җәй буе ташлама ясалачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җәйге каникуллар вакытында балаларга юлда йөрүгә махсус ташлама билгеләү традициягә әйләнде. Бу балалар, шул исәптән социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен дә, җәй көне ял итәргә һәм яңа урыннарны күрергә мөмкинлек бирү», — диелә хәбәрдә.

Ташлама 1 июньнән 31 августка кадәр укучылар өчен плацкарт һәм гомуми вагоннарга билетлар сатып алганда бирелә, шулай ук Россия эчендә йөри торган поездларда утырту урыны булган вагоннарга да бирелә.

2016 елдан башлап махсус тариф буенча 10 миллион яшь пассажир поездда утырып йөргән. Моңа кадәр ташламалы юл йөрү хокукы уку чорында — 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100