news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең олпат шәхесләренә «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырдылар

Тантанада шулай ук район территориясендә үз продукциясен җитештереп, аңа «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати тамгасы кую хокукына ия булган эшмәкәрләргә сертификатлар тапшырдылар.

Әтнәнең олпат шәхесләренә «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырдылар
Ф.Филатова

(Әтнә, 10 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина). Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында районның олпат шәхесләренә ТАССРНың 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган истәлек билгесен тапшырдылар.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Билгене тантаналы шартларда «Созвездие-Йолдызлык»ның гала -концерты барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов тапшырды.

Әлеге бүләккә Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар эшләп, халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен, район хастаханәсе баш табибы булып эшләгән Азат Харис улы Гарипов, озак еллар мәгариф бүлеген җитәкләп, намус белән хезмәт иткән Наил Гомәр улы Габидуллин, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Наил Фәрит улы Габидуллин (юлда булу сәбәпле хатыны Илсия апа Габидуллина алды) ия булды.

Шулай ук мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләүче Гөлүсә Сираҗиева, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәт өчен, Эдуард Сәмигуллин, терлекчелек өлкәчсендә озак еллар намус белән эшләүче Миләүшә Котдус кызы Сәмигуллина, һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов та лаек булды.

Тантанада шулай ук район территориясендә үз продукциясен җитештереп, аңа «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати тамгасы кую хокукына ия булган эшмәкәрләргә сертификатлар тапшырдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100