Тәтештә мәктәп ашханәсендә пешерелгән ризыкларны мактап ашыйлар

Розалия Зәйнуллина җитәкчелегендәге һәр сигез хатын-кызның хезмәте автомат рәвештәге кебек шомарган.

(Тәтеш, 10 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова). Розалия Зәйнуллина җәмәгать туклануында 30 елга якын эшли. Хәзер Тәтешнең 1нче урта мәктәп ашханәсендә аның җитәкчелегендәге һәр сигез хатын-кызның хезмәте автомат рәвештәге кебек шомарган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул Тәтештәге 1нче урта мәктәп ашханәсе баш пешекчесенең җаваплы урынын алыштырган остазлары Һадия Рәхимованы, Елена Горбунованы хөрмәт белән искә ала. «Алар мине һөнәри осталык серләренә һәм эшне дөрес оештырырга гына түгел, ә үз хезмәтеңне ярату кирәклегенә дә өйрәтеп калдырдылар», — ди ул элекке хезмәттәшләре турында.

Зоя Маштыева атнага биш көн 500 эшләнмәгә кадәр камыр ризыклары әзерли, ә шимбә көнне — 700гә кадәр. Укучылар уртаклашканча, аларга пәрәмәч һәм эремчектән пироглар барыннан да күбрәк ошый икән. «Зоя апа пешергән кебек, андыйны беркайда да ашап караган юк әле», — дип раслый балалар.

Аш пешерүчеләр Марина Мартынова, Алсинә Гәрәева, Ксения Козлова тукланучыларны салатлар һәм тәмле кайнар ризыклар белән сөендерә. Винегрет һәм пылау мәктәп укучыларының аеруча да мактаулы ашамлыгы, ә йомшак кәтлитләр бер көндә 200шәр данә китеп бара. Хатын-кызлар һәр ризыкка күңел җылысын куша, баланың сәламәтлеге дөрес туклануга бәйле булуын аңлап, көндәлек туклану исемлеген төрләндерергә тырыша.

«Балаларның ризыкларны ничек яратып ашаганын күрү — бу барлык мактаулардан да өстенрәк», — дип уртаклаша алар. Һәм бу ялгыш сүзләр түгел, чөнки ашханәгә керүчеләрнең барысын да алар үзләренең балалары, дип саный.

Аш-су әзерләүчеләр Эльвира Морозова, Ольга Долгова, Светлана Чебыкина савыт-сабаларны, җайланмаларны күзәтеп-чисталыкта тота, аларның җитез куллары белән яшелчәләрне тиз, матур итеп кисүләренә сокланмый мөмкин түгел. Аш-су әзерләү бүлмәсендә һәм туклану залында алар ярдәмендә пөхтәлек һәм тәртип хөкем сөрә.

Розалия Зәйнуллина уртаклашканча, кухняда яхшы шартлар булдырылган, яңа заманча җайланма урнаштырылган, бу хатын-кызларның авыр хезмәтен җиңеләйтә. Шеф-повар моның өчен мәктәп директоры Илдар Фәткулловка рәхмәтле.