news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Смартфоннарны еш куллану нәтиҗәсендә деменция һәм депрессия булырга мөмкин

Япон табиблары кисәтүенчә, хәтер начараю куркынычы янаган категориягә 30-60 яшьлек кешеләр керә, чөнки нәкъ менә алар компьютер һәм смартфоннардан еш файдалана.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Смартфоннар һәм компьютерларны еш куллану баш миенең чиктән тыш аруына китерергә, шуның нәтиҗәсе буларак, деменция һәм депрессия үсеш алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости япон галимнәренә сылтама белән хәбәр итә.

Хәтер клиникасы директоры Аюми Окумура сүзләренчә, соңгы вакытта кешеләрдә «хәтер начараюга» бәйле очраклар еш күзәтелә башлаган, мондый диагноз өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә куела. Хәтер начараю куркынычы янаган категориягә 30-60 яшьлек кешеләр кергән, чөнки нәкъ менә алар компьютер һәм смартфоннардан еш файдалана.

Белгечләр әйтүенчә, баш мие мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый һәм «чүплеккә әверелә».

Табиблар баш миен ял иттерергә һәм девайслардан файдалану вакытын киметергә киңәш итә. Күбрәк йокларга һәм ашаганда смартфоннарны читкә алып куярга кирәк, ди алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot