Чүпрәле полиция капитаны диплом белән бүләкләнде

Ирешкән уңышларын исәпкә алып Алевтина Остроумова «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында үрнәк хезмәте өчен» күкрәк билгесе һәм «Хезмәттәге аерымлылыгы өчен» өченче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнә.

(Чүпрәле, 10 март, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Алевтина Остроумова өченче категориядәге эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре арасында җиңүче дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфында укыган вакытта ук ул параллель рәвештә «Тисби» идарә академиясенең урта һөнәри белем бирү факультетында белем ала һәм «юрист» белгечлегенә ия була. 2002 елда урта мәктәпне тәмамлагач Чүпрәле эчке эшләр бүлегенә секретарь булып эшкә урнаша.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре аңа перспективалы хезмәткәр буларак карый. Аны эшкә алган һәм офицер вазифасына тәкъдим иткән ул еллардагы эчке эшләр бүлеге начальнигы, милиция полковнигы Вазыйх Сатдинов та Алевтинаның бик тырыш хезмәткәр булуы турында әйтә.

Ирешкән уңышларын исәпкә алып Алевтина Остроумова «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында үрнәк хезмәте өчен» күкрәк билгесе һәм «Хезмәттәге аерымлылыгы өчен» өченче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнә. Аның 14 кызыксындыру бүләге бар. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча өченче категориядәге эчке эшләр бүлекләре арасында җиңүче дип билгеләде һәм министр аны Диплом белән бүләкләде.

Полиция капитаны Алевтина Остроумова гаиләдә дә бәхетле хатын — кыз, ул сигез яшьлек кызы Александрага яраткан әни һәм тормыш иптәше Александрның пар канаты.

«Полиция хезмәткәрләре көн саен төрле кешеләр белән эшли һәм очраша. Алар арасында зыян күрүчеләр дә бар, җинаятьчеләр дә. Иң мөһиме — үз эшеңне гадәтигә әйләндермәскә, кешеләргә нәфрәтләнмәскә, тулы көчеңне биреп эшләргә һәм чит кеше бәласенә үзеңнекенә караган кебек карарга кирәк», — ди Алевтина Остроумова.