news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылда 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк

Моңа кадәр 100 мең сум акча 29 яшенә кадәр өченче баласын табучы аналарга гына бирелә иде.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кылды: 2020 елның 1 гыйнварыннан 29 яшенә кадәр дүртенче-бишенче баласын тапкан аналарга 100 мең сум акча түләнәчәк», — диде министр.

Республика демографик чараларына килгәндә, авыл җирлегендә 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең сум түләнә. 2018 елдан 4,1 мең кеше шул пособиене алган.

Авылда 29 яшенә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум түләнә. 2018 елдан шундый 812 хатын-кыз исәпләнә. Быелдан башлап, 100 мең сум дүртенче-бишенче баласын табучыларга да түләнәчәк.

Эльмира Зарипова балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән быел 21 млрд сумнан артык акча каралганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100