news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында санаторийга юллама уйнатылачак

Шулай ук акциядә катнашучылар кар чистарту машинасы, телевизор, смартфон, робот-пылесос, электротурагыч, инструментлар җыелмасы, үтүк ота алачак.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 11 февральдә 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» АҖ (Декабристлар ур., 2, брифинг-зал)» 2022 елның беренче яртыеллыгына кимендә ике басмага (газета + журнал) язылучылар арасында санаторийга юллама, кар чистарту машинасы, телевизор һәм башка призлар уйнатачак.

Акциянең шартлары нигезендә оештыручылар тарафыннан Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия Республикасы, Красноярск крае, Оренбург һәм Төмән өлкәләреннән 460 гариза теркәлгән.

Акциядә катнашучылар кар чистарту машинасы, телевизор, смартфон, робот-пылесос, электротурагыч, инструментлар җыелмасы, үтүк ота алачак. Акциянең төп призы — санаторийга юллама.

Акциянең нечкәлекләре, призлар саны һәм аларны алу тәртибе белән сайтта танышырга мөмкин — tatmedia.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot