Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама аэропорты дәрәҗәле бүләккә лаек булды
Аэропорт 2015, 2016, 2017, 2018, 2020 елларда да премиягә ия булган иде.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Түбән Каманың Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропорты «Елына ике миллионга кадәр пассажир агымы булган халыкара аэропорт» категориясендә «Иң яхшы аэропорт-2021» номинациясендә көмеш призер булды.
Кичә Мәскәүдә «Россиянең һава капкалары» тугызынчы илкүләм премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«9 февраль — Россия гражданнар авиациясе көне. „Бигеш“ аэропорты өчен инде алтынчы ел рәттән бу — икеләтә бәйрәм, чөнки традиция буенча бу көнне без „Россиянең һава капкалары“ дигән дәрәҗәле бүләккә ия булабыз», — диде генераль директор Андрей Парфененко.
Аэропорт 2015, 2016, 2017, 2018, 2020 елларда да премиягә ия булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз