news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында төзекләндерүдән соң Яшьләр үзәге ачылды

Үзәк төрле зоналарга бүлеп эшләнгән.

Актаныш районында төзекләндерүдән соң Яшьләр үзәге ачылды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 10 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш районында төзекләндерүдән соң «Яшьлек» яшьләр үзәге ачылды. Район яшьләренең яңа өйле булу шатлыгын район, республика җитәкчелеге дә уртаклашты.

Заманча, нәкъ менә яшьләр дулкынына көйләнгән үзәк Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән яңартылды. Республикадагы авыл районнары арасында әлегә бердәнбер ул.

 Биредә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшьләрнең үзеннән башка, яшьләр өчен берни дә юк» принцибын күздә тотып, үзәк төрле зоналарга бүлеп эшләнгән. 

Кунакларны «Әкәмәт» ял итү зонасында «Нәмәкәй» КВН командасы каршылады. Кибер-компьютер, коворкинг зона, медиаүзәк, ART- резиденция- барысы да укучыларда, яшьләрдә зур кызыксыну уятты.

Бүген алар бу зоналарда хуҗаларча эшләп, ял итеп карады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары кунакларга бу зоналарны презентацияләп күрсәтте.

Тагын бер мөһим урын — «Яшьлек»тә тавыш яздыру студиясе бар. Студия барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, вокал белән шөгыльләнүче кызлар беренче җырларын яздырып та караган. 

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов  яшьләрне шушы матурлыкны, байлыкны саклап тотарга чакырды. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җаббаров  «Яшьлек»нең исеме җисеменә туры килеп, шаулап-гөрләп торсын дигән теләген җиткерде.     

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков төзекләндерү-төзелеш эшләренең биредә 1,5 ел баруын, махсус концепциягә нигезләнеп ясалуын сөйләде. Укучыларның, студентларның, эшләүче яшьләрнең шушы бинада үзүсеш өчен мөмкинлекләрдән тулысы белән файдалануларын сорады.


news_right_1
news_right_2
news_bot