news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә мәҗбүри битлек режимы бетерелә

Төбәк башлыгы республикада коронавирус инфекциясе белән вазгыятьнең чагыштырмача тотрыклы булын һәм контрольдә тотылуын әйтте.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Удмуртия башлыгы Александр Бречалов социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфир барышында төбәктәге битлек режимы 12 февральдән башлап тәкъдим формасында булачагын әйтте, дип РИА Новости хәбәр итә.

«10 февральдә җәмәгать туклануы биналарының, кинотеатрларның, театрларның, театр-концерт һәм мәдәни-ял учреждениеләренең эш режимына карата чикләү бетерелә. Спорт ярышлары төрле яшьтәге кешеләр өчен рөхсәт ителәчәк, бирегә 65+ категориядәге кешеләр керми, шулай ук тамашачыларның залларның яртысын гына тутыруы саклана», — ди төбәк башлыгы.

Шулай ук Удмуртиядә никах теркәүгә чакырырга мөмкин булган кунаклар санын егермегә кадәр арттырганнар.

Балалар бакчаларында персонал белән бергә ата-аналар, куркынычсызлык чараларын мәҗбүри үтәп, чараларда әти-әниләр катнаша аламы-юкмы икәнлеген билгеләргә хокуклы. Шул ук хәл өстәмә секцияләргә һәм түгәрәкләргә дә кагыла. Коллектив һәм ата-аналар карары буенча дәресләр яңартылырга мөмкин.

Төбәк башлыгы республикада коронавирус инфекциясе белән вазгыятьнең чагыштырмача тотрыклы булуын һәм контрольдә тотылуын әйтте, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100