Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп ашханәсе эшчеләренең хезмәт хакын арттыру Министрлар Кабинетында каралачак
Кулинария училищесын тәмамлаган яшьләргә армиядә хезмәт итү урынына мәктәпләргә пешекче булып урнаша алу мөмкинлеге биреләчәк.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советында мәктәп ашханәләрендә эшчеләр санын нормага салу мәсьәләсе күтәрелде.
«Ашханәдә эшләүчеләрнең санын һәм хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен иртәгә Президиумда Министрлар Кабинетында күтәрәчәкбез. Бу сорау хәл ителәчәк», — диде Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.
Аның сүзләренчә, кулинария училищесын тәмамлаган яшьләр армиядә хезмәт итү урынына мәктәпләргә пешекче булып урнаша алырлар иде дигән тәкъдим дә булган. «Казанда андый хезмәткәрләрне табарга була», — дип ышандырды Лилия Маврина.
«Мин 1500 бала укый торган мәктәптә булдым, анда сигез ашханә хезмәткәре эшли, Биектауда 500дән артык укый торган мәктәптә шулай ук сигез кеше эшли иде. Бу дөрес хәл түгел. Бу мәсьәләне нормага китерү сорала. Без күпме бала санына күпме ашханәдә эшләүче булырга тиешлеген белергә тиеш», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз