Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде
Казан башкарма комитеты җитәкчесе якшәмбе көнне эшләрне тәмамларбыз диде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәте оешмаларына һәм муниципалитетларына кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде. Бу хакта ул кичә Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшәмсендә белдерде, дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, күп итеп кар яугач, коммуналь оешмалар төп юлларны чистартты. Әмма бүген халыктан йорт аллары һәм шәһәр поселоклары юлларында кар җыелмаганына зарлана. Аеруча бу республика башкаласына карый.
Премьер-министрының беренче урынбасары сүзләренчә, республикада аномаль кар явудан соң, даими рәвештә нәтиҗәләне ликвидацияләү штабы утырышлары уза. "Казан даими рәвештә хәбәр итеп тораю Ишек алларын җыю буенча махсус график бар, эшне гомумән идарә итү компанияләре алып бара", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, ишек алларының 73 % бүген норматив хәлгә китерелгән. "Эш әле күп. Поселокларда бүген вәзгыять рәтләнә, ләкин проблемлаы урыннар бар. Якшәмбе көнне эшләрне тәмамларбыз дип уйлыйбыз", - диде ул.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, былтыр республика юл хезмәте ошемаларына 207 берәмлек махсус техника бирелде: "Бу Казанда гына түгел, башка муниципалитетларда да уңай нәтиҗәгә китерде".
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел коммуналь техниканы һәм җыю техникасын ремонтлауга өстәмә акча бирү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз