news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин быел Түбән Камада гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләде

Быел зур мәдәни үзәкне проектлауга керешү планлаштырыла.

Рамил Муллин быел Түбән Камада гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 ел Түбән Камада берничә зур социаль-мәдәни проект буенча эш елы дип игълан ителәчәк. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сөйләде.

Быел зур мәдәни үзәкне проектлауга керешү планлаштырыла. Әлегә экспертизага җибәрелгән техник бирем үтәлгән, эш тикшеренү этабында тора. Шулай ук 2022 елда өч яңа мәгариф объекты сафка басачак. Бу — якынча 2,2 млрд сумлык 31нче микрорайондагы күптелле белем бирү мәктәбе. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тагын бер проект —  34 нче микрорайонда булачак балалар бакчасы һәм мәктәп. Бу комплекска нигез узган елның сентябрендә салынды һәм ул «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән төзелә. Проектның бәясе — якынча 1,5 млрд сум.

Чираттагы бер зур проект — үзәк хастахнәдә кабул итү-диагностика бүлеге бинасын төзү. Аның бәясе — якынча 2 млрд сум. 2022 елның августында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Быел Түбән Кама юл-урам челтәрен һәм Түбән Кама муниципаль районы торак пунктларын норматив хәлгә китерү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итәчәк.

Бу юнәлештә иң киңкүләмле программаларның берсе — «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы кысаларындагы 480 млн сумлык проект.

«Быел Түбән Кама муниципаль районында юлларны ремонтлауга өстәмә рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 млрд сум бүлеп бирүне хуплады. Республиканың мондый ярдәме, һичшиксез, юл челтәрен яңартуга зур өлеш кертүнең берсе булачак, — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100