news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Лазарев 99 яшьлеген билгеләп үтте

Николай Лазарев — Бөек Ватан сугышы һәм «ПОЗиС» АҖ ветераны, Татарстанның беренче суыткычы җыелган җитештерү белән җитәкчелек иткән, Яшел Үзәннең мактаулы гражданины.

Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Лазарев 99 яшьлеген билгеләп үтте
https://zelenodolsk.tatarstan.ru/

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә, 9 гыйнварда Яшел Үзәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петрович Лазарев туган көнен билгеләп үтте. Аңа 99 яшь тулды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге истәлекле вакыйга белән аны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Яшел Үзән җирле бүлеге активистлары котлады. Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек теләделәр.

Николай Лазарев — Бөек Ватан сугышы һәм «ПОЗиС» АҖ ветераны, Татарстанның беренче суыткычы җыелган җитештерү белән җитәкчелек иткән, Яшел Үзәннең мактаулы гражданины.

1947 елдан башлап, 43 ел дәвамында Николай Петрович үз хезмәте белән туган предприятиесе үсешенә саллы өлеш кертә. Игелекле, шат күңелле, хезмәт сөючән. Күпьеллык тәҗрибәсе һәм югары һөнәри осталыгы — аның белән эшләүче кешеләр өчен һәрвакыт югары күрсәткеч булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100