Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә экопарк төзелеше 2022 елда тәмамланачак
Паркны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр социаль челтәрләрдә шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә кабул ителә.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә экопарк төзү эшләре дәвам итә. Төзелешне киләсе елда тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
2020 елның җәендә бу территориядә тактадан сукмак салынды, газон җәелде, күл яры төзекләндерелде, шулай ук төрле агачлар утыртылды.
Киләчәктә 15 гектар территориядә ял зонасы, җәяүлеләр маршрутлары һәм ачык һавада ботаника бакчасы урнашачак.
Паркны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр «ВКонтакте»дагы шәһәр администрациясенең рәсми төркемендә кабул ителә.
Киңкүләмле проект Россия һәм Татарстан бюджетларыннан финанслана. Узган елда 45 миллион сум үзләштерелгән, 2021 елда шундый ук сумма бүлеп бирәчәкләр.
Кызыл Чишмә бистәсендә экопарк проектын гамәлгә ашыру өч яки дүрт елга исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз