news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның Килдебәк авылында «Коррупциягә — юк дип әйтик!» дигән чара узды

Балаларга «коррупция» төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнелде.

Сабаның Килдебәк авылында «Коррупциягә — юк дип әйтик!» дигән чара узды
https://saby.tatarstan.ru/

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен «Коррупциягә — юк дип әйтик!» дип исемләнгән коррупциягә каршы темага интеллектуаль-хокукый ринг үткәрделәр, дип яза Саба район матбугат хезмәте.

Башта «коррупция» төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнелде.

Интеллектуаль турнир вакытында яшьләр коррупция үсешенә нинди факторлар бәйләнүе һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар. Коррупция гамәлләренә бәйле конкрет хәлләр мисалында, алар законны бозмау һәм җинаятьне булдырмау өчен ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot