news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Инстаграмында Шүрәле һәм Былтыр белән шаян фото куйган

«Тиздән яллар тәмамлана. Эшкә чыгарга һәм мәктәпләргә барырга сез әзерме?», — дип мөрәҗәгать итә республика Президенты Инстаграм кулланучыларына.

Миңнеханов Инстаграмында Шүрәле һәм Былтыр белән шаян фото куйган

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмында кышкы каникулларда тазарып өлгергән Шүрәле һәм Былтырның шаян фотосын куйган.

«Тиздән яллар тәмамлана. Эшкә чыгарга һәм мәктәпләргә барырга сез әзерме?», — дип мөрәҗәгать итә республика Президенты Инстаграм кулланучыларына.

Комментарийларда татарстанлылар «Шүрәлене күргәч, каникулларда үземнең дә түгәрәкләнгәнемне сиздем», «эшкә чыгарга әзер», «мин тазармадым, хоккей уйнадым», дип фикерләре белән уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100