news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран сәбәпле трассаларда тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды

Бүген иртәнге сәгать уннан буран аркасында республиканың төп трассалары автобуслар хәрәкәте өчен өлешчә ябылган иде.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда буран аркасында трассаларда тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автоюлларында буран аркасында автобуслар өчен юллар өлешчә ябылган иде. Шулай ук Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлында, М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогында, шулай ук Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск трассаларында хәрәкәт туктатылган иде.

16.20 сәгатьтән автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100