news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә бер тәүлектә ялган газ хезмәте белгечләре 3 пенсионерны алдаган

Таныш булмаган кешеләрне фатирга кертергә ярамый, дип кисәтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге.

Бөгелмәдә бер тәүлектә ялган газ хезмәте белгечләре 3 пенсионерны алдаган
https://bugulma.tatarstan.ru/

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмәдә бер тәүлек эчендә газ хезмәте хезмәткәрләре булып кыланган җинаятьчеләр кулыннан өч пенсионер зыян күргән. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 гыйнварда фатирга яшь кешеләр килә. Газ хезмәте хезмәткәрләре буларак, алар төтен чыга торган торбаны чистарту өчен дигән ялган гамәл белән торакка үтеп керә. Беренче очракта пенсионерның акча янчыгыннан 1500 сум урлыйлар. Калган икесендә төтене чистартуга килешү төзелгән, анда 2000 һәм 3000 сум залог алынган. Шуннан соң җинаятьчеләр качып киткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге кисәтә: таныш булмаган кешеләрне фатирга кертергә ярамый. Социаль хезмәткәр яки коммуналь хезмәт хезмәткәре буларак, җинаятьчеләр эш итә.

Әгәр сез мошенникларның корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 02 (102 — мобиль операторлар өчен) телефоны яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең кизү часте телефоны 8(85594) 6-96-02, 6-95-02 аша мөрәҗәгать итегез, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100