news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев Казанда яшәүче Антонның компьютер турындагы Яңа ел хыялын чынга ашырды

«Теләкләр чыршысы» акциясен «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты оештырды.

Шәймиев Казанда яшәүче Антонның компьютер турындагы Яңа ел хыялын чынга ашырды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казаннан унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның яңа ел хыялын тормышка ашырды, аңа компьютер бүләк итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев декабрьдә ТР Дәүләт Советы утырышы алдыннан «Теләкләр чыршысы»ннан Антонның хыялы язылган открытканы алды. Открыткада ноутбук иде, ләкин егет бүләккә күпкә уңайлырак Lenovo IdeaCentre A340 моноблогын алды, анда тавыш ярдәмчесе һәм Microsoft Offfice да куелган.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесеннән бүләкне һәм котлау открыткасын Антонга һәм аның әнисе Ольгага ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов тапшырды.

  • «Теләкләр чыршысы» акциясен Татарстанда 2014 елда старт алган «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты оештырды. Аның кысаларында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм яки кереме яшәү минимумыннан түбән булган балаларның, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларның балалары теләкләре үтәлә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100