news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләр яңа елда беренче тапкыр Ай тотылуын күрә алачак

Ай тотылган вакытта Җирнең табигый иярчене Игезәкләр йолдызлыгында булачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләрендә 10 гыйнвардан 11енә каршы төндә яңа, 2020 елда беренче Ай тотылуын күзәтеп булачак. Бу хакта Мәскәү планетарие матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ай тотылу дүрт сәгать дүрт минут – Мәскәү вакыты белән 20.08 сәгатьтән 00.12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Ай тотылган вакытта Җирнең табигый иярчене Игезәкләр йолдызлыгында булачак. «Һава торышы уңай булган очракта, Ай дискының аскы (көньяк) өлеше бераз каралуын күзәтергә мөмкин», - дип искәртә астрономнар. Фотода әлеге эффект тагын да ачыграк күренәчәк, ди алар.

Татарстанда Ай тотылуын күзәтү өчен шартлар бик уңайлы булмас, мөгаен. «Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты республикага юеш кар, буран алып киләчәк, юлларда бозлавык хасил булачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100