news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа туган балаларның иң сирәк исемнәре билгеле булды

Узган ел ЗАГС бүлекләре барлыгы 2 миллионга якын бала тууын теркәгән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елда Россиядә яңа туган балаларга иң еш һәм сирәк кушыла торган исемнәр билгеле. Исемлекне Бердәм ЗАГС реестрына сылтама белән Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

Әйтик, узган ел иң популяр ир-ат исемнәре Артем, Александр, Михаил, Максим һәм Иван, ә хатын-кызлар -София, Виктория, Анна, Мария һәм Алисә булган.

Сирәгрәк малайларга Порфирий, Властислав, Посейдон, Елисей һәм Ладамир, ә кызларга — Милорада, Феоктиста, Златаслава, Капитолина, Сентябрина, Матрена һәм Дива исемнәре кушалар.

Узган ел ЗАГС органнары барлыгы 2 миллионга якын бала тууын теркәгән. Шул ук вакытта «малайлар кызларга караганда күбрәк туа (51,45%)», дип билгеләп үтә Федераль салым хезмәте.

Икенче балалар саны арта. 2019 елда туучылар арасында алар - 37,44%. Беренче балалар аз гына кимрәк - 37,31%, ә өченче балалар - 16,95%.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100