Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муниципаль берәмлекләр советы: Авылларда социаль ипотека кертү кирәк
Владимир Козонков соципотека шартларында йортлар район үзәкләрендә генә төзелгәнен, шуңа яшьләр күченергә мәҗбүр булганын искәртте.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе киңәшчесе Владимир Козонков социаль ипотека программасын авылларда да кертү кирәк дип саный.
«Авыл халкы картая, яшьләр авылда калмаса, авылның киләчәге булмаячак. Яшьләргә авылда калу өчен торак һәм лаеклы хезмәт хакы кирәк. Авыл җирлегендә социаль ипотека шартлары буенча төзелә торган торак юк дип әйтерлек. Авылда яшьләргә, старт капиталы булмагач, йорт төзү авыр», — диде Козонков ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында.
Ул андый шартларда йортлар район үзәкләрендә генә төзелгәнен, шуңа яшьләр күченергә мәҗбүр булганын искәртте. «Ә бу инде аларның эше дә авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле булмаска мөмкин дигән сүз», — дип белдерде.
Владимир Козонков әйтүенчә, элек республикада яшь гаиләләр өчен торак программасы булса да, ул бер яктан, уңайсыз, икенче яктан, кыйммәтле булган. Авыл җирендә файдасы да әллә ни сизелмәгән.
«Социаль ипотека программасы буенча авыл җирендә шундый ук түләү шартлары белән торак төзеп булыр иде. Парламентка шундый мөрәҗәгать әзерләнсә, яхшы булыр иде», — дигән фикердә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз