news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов социаль челтәрләрдә Ватан Геройлары көненә багышланган видео урнаштырды

Россиянең хәзерге тарихында әлеге истәлекле дата 2007 елда барлыкка килгән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы сәхифәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган видео — яшь алып баручы Ислам катнашындагы программаның тагын бер чыгарылышын урнаштырды.

«Бу көнне ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алабыз, бүгенге көндә исән-сау булган Советлар Союзы, Россия Геройларына, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларына хөрмәт күрсәтәбез. Барыбыз да зур горурлык белән тага торган Георгий тасмасы бәйрәмнең символы санала», — дип сөйләде яшь алып баручы.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең хәзерге тарихында әлеге истәлекле дата 2007 елда барлыкка килгән, әмма аның тамырлары бик тирәнгә китә. Әйтик, 1769 елда Екатерина II сугышта зур батырлык күрсәткән өчен Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. 1917 елга кадәр әлеге дата Россиядә Георгий кавалерлары көне буларак билгеләп үтелә.

Ислам әйтүенчә, күпләрнең моңа охшаган бүләкне үз әби-бабайларының түшендә күргәне бар. Бу — 1943 елда гамәлгә куелган Дан ордены. Солдат-офицерларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен төрле дәрәҗәдәге миллионнан артык шундый орден тапшырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100