news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» инвестицион өлкәне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы дип танылды

Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды.

«Татар-информ» инвестицион өлкәне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы дип танылды
Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда инвестицион өлкәне яктырту буенча «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булып танылды. Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды. Бүләкләү чарасы республиканың Инвесторлар клубы утырышында узды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы — Татарстанның инвестицион эшчәнлеген яктырту буенча иң актив массакүләм мәгълүмат чарасы», — диделәр алып баручылар.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев агентлыкның генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк тапшырды.

Конкурс жюрие Татарстанның инвестицион эшчәнлеге темасы даими яктыртылуын, материалның актуальлеген һәм социаль мәгънәгә ия булуын, шулай ук аналитик материаллары сыйфатын һәм темага профессиональ якын килүне исәпкә алып бәя биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100