news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде

Гаиләләргә ачкычларны тантаналы шартларда тапшырдылар.

Питрәч районында алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде
http://pestrecy-rt.ru/

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», «Алга», Гөлшат Куделькина). Шушы көннәрдә Көек авылының «Яшьлек» торак комплексында ике йорт файдалануга тапшырылды. Гаиләләр яңа фатирлардан күптән көткән ачкычлар алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Яшьлек» торак комплексы күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә биредә алты йорт файдалануга тапшырылган. Барлык коммуникацияләр дә ясалган, тротуарлар, юллар салынган.

Һәр йорт янында 13нче һәм 14нче номерлы йортлардагы кебек үк балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, территорияләр яшелләндерелгән. Анда 35 һәм 24 фатир урнашкан. Аларның хуҗалары өчен бәхетле, көтеп алынган көн килеп җитте.

 «Яшьлек» торак комплексында эшләр әле дәвам итә. Подрядчының планында — халык өчен мөһим булган социаль объектлар төзү.

«Питрәч районы җитәкчелеге белән килешенгән проект бар. Ул 1124 урынга исәпләнгән мәктәп, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм поликлиника кебек объектлар төзүне күздә тота», — диде безгә төзелеш компаниясе җитәкчесе Андрей Беляков.

Гаиләләргә ачкычларны тантаналы шартларда тапшырдылар. Бу вакыйгага катнашы булган һәр кешегә район башлыгы Илһам Кашапов рәхмәт белдерде.

Чарада Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев катнашты. Алар инвалид бала тәрбияләүче Гөлназ Денисованың фатирында булды. Илһам Кашапов гаиләгә өй туена телевизор, ә балага яңа ел күчтәнәчләре һәм уенчык бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100