news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина быел Яңа ел корпоративын уздыру тәртибен аңлатты

Кафе яки ресторанда банкетта катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш.

Марина Патяшина быел Яңа ел корпоративын уздыру тәртибен аңлатты

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда Яңа ел корпоративлары тыелмаган, әмма республиканың кайбер кешеләренә мондый массакүләм чараларга барудан баш тарту яхшырак. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Корпоратив буенча чикләүләр юк. Хәзер без аларда кискен респиратор вирус инфекция билгеләре булган затларга, хроник авырулар булып, яңа коронавирус инфекциясе йоктыруга аеруча дучар булырга мөмкин кешеләргә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтә булганнарга катнашырга киңәш итмибез», — дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика буенча башлыгы.

Шулай итеп, ресторан яки кафега банкетка заказ биргәндә, анда йөздән артык кеше катнаша алмаганын исәпкә алырга кирәк. Буш урыннар санына карамастан, бер банкетка хезмәт күрсәткәндә, бина башкалар өчен ябык була. Зал тутыру 70 проценттан да артмаска тиеш, шулай ук өстәлләр арасында дистанцияне сакларга кирәк.

Марина Патяшина персоналга битлекләрдә булырга кирәклеген, ә килүчеләр өчен антисептиклар куелырга тиешлеген өстәп әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100