news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Кизнерга һәм Арчага йөри торган электр поездларының расписаниесе үзгәрә

Шәһәр яны поезды Арчага ярты сәгатькә соңрак кузгалачак.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 13 декабрьдән Кизнер-Казан һәм Казан-Арча шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесы үзгәрәчәк. Бу турыда «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2020-2021 елларга поездлар хәрәкәтенең яңа графигын гамәлгә кую сәбәпле, шәһәр яны поездларының расписаениесе үзгәрәчәк”, диелгән хәбәрдә.

Шулай итеп, 6423нче поезд Кизнердан Казанга 6.41 сәгатьтә кузгалачак, бу гамәлдәге расписаниега караганда 19 минутка иртәрәк. Поезд Казан станциясенә 17 минутка иртәрәк, 9,38 сәгатьтә киләчәк.

Казаннан 6432нче поезд 11.04 сәгатьтә (32 минутка соңрак) Арчага кузгалачак. Поезд 12.56 сәгатьтә (45 минутка соңрак) Арча станциясендә булачак.

Поездлар хәрәкәте расписаниесендә җирле вакыт күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot