news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда 43,8 мең кеше катнашкан

Үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдумнар якшәмбе көнне республиканың 14 районындагы 15 авыл җирлеге территориясендә узды.

Татарстанда үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда 43,8 мең кеше катнашкан
Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Кичә Татарстанда узган үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда 43,8 мең кеше катнашкан, бу исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 53,2 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Референдумнар 12 җирлектә, шул исәптән Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Питрәч, Тукай районнарында узган дип табылды», - дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.

Шул ук вакытта, Биектау, Лаеш һәм Питрәч районнарындагы өч авыл җирлегендә референдумнар үтмәгән дип табылды, дип билгеләп үттеләр Үзәк сайлау комиссиясендә.

Үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда тавыш бирүне 223 күзәтүче контрольдә тоткан. Сайлау участокларында участок сайлау комиссияләре беркетмәләре мәгълүматларын «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына машина укый торган QR-кодны файдаланып тизләтелгән тәртиптә кертү технологиясе кулланылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100