news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстан халкын яңгыр, томан һәм бозлавык турында кисәтә

Республика территориясендә элеккечә дымлы һәм җылы һава торышы дәвам итәчәк.

Синоптиклар Татарстан халкын яңгыр, томан һәм бозлавык турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 декабрьдә, Татарстанда атлантик циклон аркасында җылы һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республиканың аерым районнарында төнлә һәм көндез томан төшәчәк, бозлавык булырга мөмкин. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил уртача тизлектә булачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр була. Көндез ул -3, +2 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», – дип кисәтә Татарстан метеорологлары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100