Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарманда өлкәннәр “Автобабай” бәйгесендә сынашты
Быел, башка еллардан аермалы буларак, яңа төр күнегү – 90 градуска борылу кертелгән иде.
(Сарман, 9 декабрь, «Татар-информ», «Сарман», Энҗимә Габдрәхимова). Бу көннәрдә Сарман районында инвалидлар ункөнлеге кысаларында традицион «Автобабай» бәйгесен үткәрделәр. Бәйгене район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ДОСААФның район оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Исеме шулай аталса да, бәйгедә катнашучыларның әле барысы да бабайлар түгел һәм аларга бу сүзне әйтүе килешеп тә бетми кебек. Чөнки алар барысы да күңел көрлеге, яшәүгә көч һәм дәрт белән әле бик күп бик күп яшьләрне һәм дүрт саны төгәлләрне шаккатырырлык итеп яшиләр.
Бәйге, гадәттәгечә, теоретик һәм практик өлешләрдән трды. Анда катнашучылар башта ДОСААФның район оешмасында билетлар буенча юл йөрү кагыйдәләре сорауларына җаваплар бирде. Аннан оешманың автополигонында машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Быел, башка еллардан аермалы буларак, яңа төр күнегү — 90 градуска борылу кертелгән иде.
Ике этапның гомуми нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ләшәү Тамак авылыннан Илнур Ханнанов яулады. Икенче урында — Сарманнан Рәмис Тимофеев, өченчедә — Чукмарлыдан Мисбах Ризатдинов. Аларга, барлык катнашучыларга «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз