news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең иминият пенсиясе акчасыннан бурычларны тотып калуны тыярга мөмкиннәр

Россия Икътисади үсеш министрлыгы әлеге уңайдан ике канун проекты әзерләгән.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең иминият пенсиясе акчасыннан бурычларны тотып калуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта «Российская газета» яза.

РФ Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге комиссиясенә Россия Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән ике канун проекты тапшырылырга тиеш.

Закон проектларының берсендә россиялеләрнең иминият пенсиясе акчасыннан бурычларны тотып калуны тыярга тәкъдим ителә. Икенчесендә исә хезмәт хакыннан әҗәт тотып калган чагында һәрвакытта да яшәү минимумы сакланырга тиешлеге искәртелә.

Бүген пенсия үзенә күрә керем булып тора, аннан төрле бурычларны, шул исәптән банкка булган әҗәтләрне, коммуналь түләүләрне, штрафларны тотып калырга мөмкиннәр. Әҗәтне төрле социаль түләүләрдән тотып калырга ярамый.

Беренче закон проекты тарафыннан «кагылгысыз» керемнәр исемлеген пенсияләрнең тулы бер рәте (картлык буенча иминият пенсиясе, инвалидлык буенча иминият пенсиясе, тупланма пенсия), шулай ук дәүләт пенсиясе, хокук саклау органнары һәм хәрбиләр пенсиясе, вакытлыча эшкә яраксызлык пособиеләре белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100