news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә төрки дөнья тикшеренүчесе Морад Аджины искә алачаклар

Морад Аджиның төп эше төрки дөньяны өйрәнү булды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә төрки дөнья язучысы һәм тикшеренүчесе Морад Аджиның (1944-2018) тууына 75 ел тулуга багышланган чара узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Морат Аджи - географ, язучы, журналист, икътисад фәннәре кандидаты, доцент булган шәхес. Фәнне популярлаштыручы, этнографик экспедицияләр оештыручы буларак танылды. Танылган журналларда дистәләгән китап, йөзләгән мәкалә авторы булды.

Морад Аджиның төп эше төрки дөньяны өйрәнү булды. Аның хезмәтләре халыкларның Бөек күченү концепциясен чагылдыра, алар, үз чиратында, тарихи фән һәм мәдәният өлкәсендәге тикшеренүләрнең яңа юнәлешләренә юл ача.

Чарада тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-керәшен һәм ногайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге мөдире Радик Исхаков, язучының тол хатыны Марина Курячая-Аджиева, язучы, «Татар дөньясы» федераль газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, шулай ук Мәскәү шәһәренең күп кенә төрки диаспоралары һәм җәмгыятьләре вәкилләре катнашачак.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100