news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида инвалидлар өчен эш урыннары тәкъдим ителде

Ярминкәгә 139 кеше килде, физик мөмкинлеге чикле 27 кеше бар иде.

Лениногорскида инвалидлар өчен эш урыннары тәкъдим ителде
zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 9 декабрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск Мәшгульлек үзәге, Инвалидлар декадасы кысаларында, Лениногорск политехник көллиятендә вакансияләр ярминкәсе уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярминкәдә 13 предприятие-оешма катнашты. Ярминкәгә 139 кеше килде, физик мөмкинлеге чикле 27 кеше бар иде.

Эш эзләүчеләргә 89 эш урынында 45 вакансия тәкъдим ителде. Тулы мәгълүмат бирелде, мәсәлән, вахта, эш графигы, хезмәт хакы, эш шартлары, медицина күзәтүе узу.

Эш бирүчеләр баш бухгалтер, төрле белгечлек буенча табиблар, инженер-технолог, кадрлар белгече, шоферлар, аш пешерүче, официант, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, санитар кебек вакансияләр тәкъдим итте.

Ярминкәгә килүчеләр Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә булган вакансияләр һәм «Работа в России» порталы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100