news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль яр буендагы ярминкә Россиянең иң кызыклы Яңа ел вакыйгалары арасына кергән

Беренче өч урынны Мәскәүдә оештырыла торган «Раштуага сәяхәт» фестивале, Санкт-Петербургтагы Раштуа ярминкәсе һәм Екатеринбургтагы Боз шәһәрчеге бүлешкән.

Кремль яр буендагы ярминкә Россиянең иң кызыклы Яңа ел вакыйгалары арасына кергән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Кремль яр буенда үткәрелә торган Яңа ел ярминкәсе 2019 елның декабрендә һәм 2020 елның гыйнварында Россиянең иң кызыклы һәм популяр Яңа ел һәм Раштуа фестивальләре һәм ярминкәләре арасында дүртенче урынны алган. Бу хакта «ТурСтат» туристлык порталы яза.

Беренче өч урынны Мәскәүдә оештырыла торган «Раштуага сәяхәт» фестивале, Санкт-Петербургтагы Раштуа ярминкәсе һәм Екатеринбургтагы Боз шәһәрчеге бүлешкән. Иң кызыклы Яңа ел вакыйгалары бишлеген Түбән Новгородта үткәрелә торган «Горький чыршысы» фестивале йомгаклый.

Рейтинг Яңа ел фестивальләре һәм ярминкәләренең популярлыгын һәм үзенчәлеген анализлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.

«Татар-информ» агентлыгы 7 декабрьдә Кремль яр буенда кышкы сезонның ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Биредә хаски-парк, Европада иң озын шугалак һәм Яңа ел ярминкәсе эшли. Анда фермерлар җитештергән продукция, тәм-томнар һәм сувенирлар тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100