news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ерак районнарда Бөтенроссия халык санын алу 1 апрельдә башлана

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турындагы карарны имзалады.

(Казан, 9 декабрь, Татар-информ»). 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. Әмма ерак һәм үтеп керү кыен булган территорияләрдә ул 1 апрельдән башланачак һәм 2020 елның 20 декабрендә төгәлләнәчәк. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

«Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә уздырылачак. Октябрьдә транспорт белән бару җайсыз булган ерак һәм үтеп керү кыен булган территорияләрдә исәпкә алу 2020 елның 1 апреленнән 20 декабренә кадәр узачак», — диелә документта.

Халык турында мәгълүмат җыю һәм аны исәпкә алу вакыты 2020 елның 1 октябреннән башлана. Халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре 2021 елның апрелендә, ә ахыргы нәтиҗәләре 2022 елда ясалачак.

Чаралар үткәрүдә җаваплы итеп Дәүләт статистика федераль хезмәте билгеләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100