news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ябык футбол манежы төзелә башлады

Чаллы мэры Наил Мәһдиев манеж төзелешенә старт бирде.

Чаллыда ябык футбол манежы төзелә башлады
chelny-izvest.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы мэры Наил Мәһдиев ябык футбол манежы төзелешенә старт бирде. Бу хакта «Челнинсие известия» газетасы яза.

Әлеге спорт объекты «КАМАЗ» футбол стадионы һәм «Альбатрос» бассейны арасында ярымҗимерек корылма урынында урнашачак. Шәһәр мэры сүзләренә караганда, иске бина сүтеләчәк, ә манеж төзелеше агачлар кисүне таләп итмәячәк. Объектның гомуми мәйданы 5580 квадрат метр тәшкил итәчәк. Анда 90га 45 метрлы ясалма өслекле футбол кыры һәм 4 киенү-чишенү бүлмәсе була. Футбол кырында ел әйләнәсендә уйнарга мөмкин булачак.

Бүген мондый объектларны Чаллыда гына түгел, Казанда (ике мәйданчыкта) һәм Түбән Камада төзүгә дә старт бирелде. Дүрт мәйданчык арасында телекүпер уздырылды, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама һәм Чаллы башлыклары катнашты. Рөстәм Миңнеханов мондый корылмалар футбол үсешенә ярдәм итәчәк, чөнки безнең климат шартлары бу спорт төре белән җәен генә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, диде.

Наил Мәһдиев шәһәрнең футбол тарихы бай, «КАМАЗ» футбол клубы Татарстаннан югары лигага узган беренче футбол клубы булды, дип искәртте. Ә аннары аның эзеннән «Рубин» китте. Шулай ук ул бер ел элек Татарстан Президенты яшь футболчыларга Чаллыда футбол манежы төзеләчәген әйткән иде һәм ул сүзендә торды, диде. Әлеге спорт корылмасын төзү 2020 елның сентябренә тәмамланачак, объектка 300 миллион сумга якын акча тотылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100