Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Атнаның икенче яртысында Татарстанга салкын һава торышы киләчәк
Салкын фронттан соң республика территориясендә һава торышын антицклон билгеләячәк.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Атлантик циклоннар китергән җылы һава торышына алмашка атнаның икенче яртысында Татарстанга суыклар килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә, 10 декабрьдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. 11 декабрьдән көннәр суытачак. Төнлә республикада явым-төшем көтелми, термометр баганалары нульдән 6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә төбәккә төньяк циклондагы салкын атмосфера фронты килә. Юеш кар, урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез һава -2...+2 градуска кадәр җылыначак.
12 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, салкын фронт йогынтысында Татарстанда кар явачак, ә урыны белән буран фаразлана һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез республикада явым-төшем туктаячак, ә көньяк-көнбатыштан булган җил төньяктагы белән алышыначак. Һава температурасы -2дән -7 градуска кадәр була. Юлларда бозлавык көтелә, диелә хәбәрдә.
Атна ахырына кадәр Татарстанда явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә термометр баганалары 13 градуска кадәр салкын күрсәтә, аязган вакытта һәм республиканың көнчыгышында -18 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы -4, -9 градустан артмаячак, ә көнчыгыш районнарда ял көннәрендә термометр баганалары нульдән 12 градуска кадәр төшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз