news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Катлаулы операцияне хәзер Әлмәттә ясыйлар

Әлмәт медсанчастенда өр-яңа нейронавигацион җиһаз сынау узды.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәт медсанчастенда өр-яңа нейронавигацион җиһаз сынау узды, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Үз нейрохирургларыбыз компьютер томографы һәм электрон-оптик үзгәрткечтән файдаланып, яңа җаһазлар ярдәмендә умыртка баганасына өч операция ясады. Консультант сыйфатында Brainlab (Германия) компаниясе вәкиле катнашты.

Операцияләр уңышлы узды дияргә була, диләр министрлыкта. Элек медсанчасть медиклары яңа җиһазны үзләштерү өчен Мәскәү фәнни-тикшеренү институтына барганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot