“Татар-информ” МА Түбән Кама укучысын коррупциягә каршы көрәш буенча диплом белән бүләкләде

Коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән республикакүләм иҗат конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

 (Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән республикакүләм иҗат конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский “Рәсем” номинациясендә җиңүчеләргә мәгълүмат агентлыгыннан махсус диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән республикакүләм иҗат конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан өченче ел рәттән үткәрелә.
3 елда Татарстан укучылары тарафыннан төрле телләрдә 800 дән артык инша, 1 меңнән артык рәсем һәм плакат тәкъдим ителгән.
Конкурс эшләрен ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган республика жюри әгъзалары бәяләде.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына 38 финалист, педагоглар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре вәкилләре чакырылды.
Бүләкләү чарасына килүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде. Ул укучыларга иҗат эшләре, коррупциягә каршы көрәштә үз өлешләрен керткән өчен рәхмәт белдерде.
“Бу конкурска кызыксыну арта. Конкурс герографиясе киңәя: быел барлык муниципаль районнар да катнашты, - дип ассызыклады Әсгать Сәфәров. – Бала шәхес булып формалашкан вакыттан ук дөрес мораль-этник нормалар кысасында тәрбияләнергә тиеш. Безнең илнең киләчәге шуннан тора”.

Ул укучылардан коррупциягә каршы көрәш эшен дәвам итүне сорады һәм 1-4 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Гадел яшәргә кирәк!”республикакүләм балалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Быел конкурска барлыгы 392 рәсем тәкъдим ителгән.
Ютазы муниципаль районы Каразирек урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Алия Ильясовага 1 урын өчен диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Конкурста 5-9 сыйныф укучылары арасында Казанның Киров районы “Заречье” өстәмә белем бирү үзәге укучысы Екатерина Суслина 1 урынны алды. Аңа ТР Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүләк тапшырды.
“Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский “Илнең киләчәге – минем кулда” иншалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.
“Бу конкурсны оештыруда катнашучыларга рәхмәт, без яңа буынның башка юл белән барганын күрәбез. Бу буын вәкилләре дөрес юлдан бара, димәк, безнең яхшы илдә яшәү мөмкинлегебез бар”, - дип билгеләп үтте Леонид Толчинский.
5-9 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Илнең киләчәге – минем кулда” иншалар конкурсында беренче урынны ТР Спас муниципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Ирина Осипова 1 урынга чыкты. Өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урын “Иҗади үсеш һәм гуманитар белем үзәге” укучысы Диләрә Шәвәлиевага бирелде.
“Коррупциягә юк!” Республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина бүләкләде. Быел конкурска 85 эш тәкъдим ителгән. Түбән Кама М.Җәлил исемендәге гимназия укучысы Марат Абдуллин татар телендә язган инша өчен 1 урынны алды.
Башка номинацияләрдә җиңүчеләргә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин муниципаль районнар уку йортлары педагогларына Рәхмәт хатлары тапшырды.