Чүпрәледә бүген 2585 инвалид яши

Бала вакыттан ук инвалид булып 282 кеше исәпләнә

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Чүпрәле муниципаль районында бүген 2585 инвалид яши, шуларның 513 е – I төркем, 1058е – II, 904е III төркем инвалидлар.

Бала вакыттан ук инвалид булып 282 кеше исәпләнә. Бала-инвалидлар исә -110 ау. Коляскалы инвалидар саны – 62, шуларның 14е - 18 яшькә кадәр булган балалар. 40 кеше күз күреме буенча, ә 15 се ишетү буенча инвалид.

“Уңайлы мохит” программасы кысаларында үткән елларда “Ак Барс”, “Саклык банкы”, даруханә, хастаханә кебек оешмалар биналарына керү юлларында инвалидлар өчен пандуслар һәм тотынып менү өчен тоткычлар урнаштырылса, быел да әлеге эшләр дәвам иткән. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен “Салават күпере” кибете, полиция, хастаханә, пенсия фонды янында автомобильләр тукталышында машиналарын кую урыннары булдырылган.

2013 елда районда “Уңайлыклы мохит” программасы буенча 3 миллион сумнан артык эшләр башкарылган. Әйтик, район үзәгендәге Дзержинский һәм Абязов урамнарында, Дачныйга илтүче җәяүлеләр тротуарында, шулай ук оешмалар алдында сукырлар өчен махсус юллар ясалган. Алар кытыршы һәм сары төстә булып аерымачык күренеп тора. Иң зур күләмдәге эшләр инвалидлар яши торган Техническая, Базарная, Кооперативная урамнарындагы өйалларында һәм район халкына социаль ярдәм итү идарәсендә башкарылган. Өйалларында коляскалы инвалидлар өчен махсус пандуслар куелса, идарәгә мөрәҗәгате булганнар хәзер иркен, тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртелгән юллар аша белгечләр янына үтә ала, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.