news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакциналаштыру турындагы яңа сертификат искесеннән нәрсә белән аерылуын әйттеләр

Иске үрнәктән аермалы буларак, вакцинация турындагы яңа сертификат өч бүлектән торачак.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Иске үрнәктән аермалы буларак, вакцинация турындагы яңа сертификат өч бүлектән торачак. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфир вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында сертификатның яңа формасы гамәлгә керде.

«Сертификат өч бүлектән торачак. Беренче бүлек вакцинация турында була, мәгълүматлар федераль регистрдан алыначак. - Гражданинга берни эшләргә, беркая да барырга кирәк түгел, бу яңадан рәсмиләштерү булачак», – диде спикер.

Сертификаттагы киләсе пунктта элек кичерелгән авыру турында мәгълүмат була, барлык мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгы регистрыннан алына.

Өченче бүлек медицина каршылыкларына (медотводларга) багышланган, монда мәгълүматлар системага кертелергә тиешле вакыт күрсәтелгән. Хәзер табибларның бу мәгълүматны ничек кертәчәге турында мәсьәлә хәл ителә.

Шул ук вакытта QR-код элеккечә, сертификатның сул як почмагында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100