news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондында пенсия түләүне вакытлыча туктатуның сәбәпләрен атадылар

Пенсияне яңадан түли башласыннар өчен, аны түләүне ни өчен туктатуларын ачыкларга, тиешле документлар җыярга һәм гариза тапшырырга кирәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды пенсия түләү нинди шартларда туктатылып торачагын атады. Аларның исемлеге оешма сайтында урнаштырылган.

Атап әйткәндә, әгәр пенсионер ярты ел дәвамында үзенә тиешле акчаны алмаса, пенсия түләүне вакытлыча туктатып торырга мөмкиннәр.

Моннан тыш, медик-социаль экспертиза учреждениесенә яңадан тикшерүгә килмәгән инвалидның да пенсия алмый башлавы ихтимал.

Туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучы 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары көндез белем алуларын раслый торган документларны вакытында тәкъдим итәргә тиеш. Юкса, аларга тиешле түләүләрне вакытлыча бирмәскә мөмкиннәр.

Моннан тыш, Россиядә яшәргә рөхсәт бирә торган документның гамәлдә булу вакыты чыккан чит ил гражданнары, шулай ук чит илгә яшәргә киткән кайбер россиялеләр дә пенсиядән мәхрүм калырга мөмкин.

Пенсияне яңадан түли башласыннар өчен, аны түләүне ни өчен туктатуларын ачыкларга, тиешле документлар җыярга һәм гариза тапшырырга кирәк. Әгәр пенсия түләүне вакытлыча гына туктатып торсалар, пенсионерның алмаган сумманы кайтарырга хакы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100