news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел вакытында Мәскәү һәм Петербургтан Казанга өстәмә поездлар йөриячәк

Бәйрәм көннәрендә Россиядә иң популяр маршрутларга ерак араларга йөри торган 191 өстәмә поезд хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа ел һәм Раштуа каникулларында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Казанга өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Өстәмә поездлар Мәскәүдән, Казаннан тыш, Новороссийск, Адлер, Санкт-Петербург, Мурманск, Архангельск, Котлас, Смоленск, Брянск, Иске Оскол, Новозыбков, Тамбов, Белгород, Курск, Пенза, Саранск, Чебоксар, Ижевск, Киров, Саратов, Самара, Тольятти, Уфа, Чиләбе, Орск һәм башка шәһәрләргә дә планлаштырыла.

Санкт - Петербургтан өстәмә рейслар шулай ук Мәскәү, Анапа, Новороссийск, Мурманск, Архангельск, Ярославль, Воронеж, Курск, Киров, Ижевск, Екатеринбург шәһәрләренә булачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә барлыгы Россия эчендә ерак араларга йөри торган 191 өстәмә поезд билгеләргә планлаштыралар.

«Поездлар 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр иң популяр маршрутлар буенча йөриячәк, - диелә хәбәрдә. – Пассажирларны йөртү өчен 29 һәм 30 декабрь, ә кире юнәлештә - 8 һәм 9 гыйнвар көннәре иң кызу көннәр булыр дип көтелә».

Ерак араларга йөри торган поездларда пассажирларны имин йөртүне тәэмин итү өчен эпидемиягә каршы чаралар күрелә. Поездларның барлык составлары мәҗбүри санитар эшкәртү уза. Пассажирларга битлекләр һәм перчаткалар кулланырга киңәш ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100