news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли башлады

Белгечләр кулланучыларга 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча консультация бирәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда товарлар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе  матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр Татарстан халкына 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча консультация бирәчәкләр.

Шалтыратулар иртәнге сәгать 10нан көндезге 4кә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) кабул ителә. Кайнар линия 13 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Шулай ук татарстанлылар «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының кулланучылар өчен консультация үзәгенә 221-90-16 телефоны буенча шалтырата ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100