news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында чыршы урнаштыра башладылар

Хәзерге вакытта әле каркасның аскы өлеше генә әзер.

Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында чыршы урнаштыра башладылар
Солтан Исхаков

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын урнаштырырга керештеләр. Хәзерге вакытта әле каркасның аскы өлеше генә әзер.

Шунысын да искәртик: узган елда биредә урнаштырылган урман гүзәле Казанның төп чыршысы иде, аның янында боз шәһәрчеге дә төзеделәр. Әлеге территория Яңа ел каникулларын үткәрү өчен Казан халкы арасында иң популяр урын булган. Анда 400 меңгә якын кеше килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot