news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне акчадагы коронавирустан ничек котылырга икәнлеген өйрәттеләр

Галимнәрнең мәгълүматлары буенча, купюралардагы вирус 25 көн эчендә һәлак була.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы кәгазь һәм тимер акчада күпмедер вакыт сакланырга мөмкин, әмма аны йогышсызландыруы бик җиңел. Бонистлар берлеге эксперты Роман Леонов шулай дип белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Леонов билгеләп үткәнчә, акчага сәнәгать масштабларында дезинфекция ясыйлар. «Белүемчә, Кытайда юаньне үзләрендәге Үзәк банкның ниндидер базаларында зарарсызландыралар. Бездә дә нәкъ шуның белән шөгыльләнәләр», - дип ачыклык кертте ул.

Белгеч сүзләренчә, купюралар 25 көн тирәсе саклагычта ята. Вирусологларның мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә коронавирус һәлак була.

Акчаны өй шартларында зарарсызландыру өчен медицина спирты, пульверизатор һәм вакыт кирәк. «Әгәр кеше чир йоктырудан курка икән, ул акчага спирт сиптерә ала. Спирт кипкәнче, акча ун минут ятарга тиеш. Шулай эшләсәң, аларда бернинди микроб, бактерия һәм вирус та калмаячак», - дип киңәш итте Бонистлар берлеге эксперты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100